Тукай районы Иштирәк авылы мәдәният йортында «Яшел эшлэпэ» театр коллективы, «Кызыма кияу» дип исемләнгән бер актлы пьесаны сәхнәләштерде.

2026 елның 10 апреле, җомга

Бүген Тукай районы Иштирәк авылы мәдәният йортында «Яшел эшлэпэ» театр коллективы, «Кызыма кияу» дип исемләнгән бер актлы пьесаны сәхнәләштерде.
Тамашачылар спектакльне җылы кабул иттеләр,чөнки театр коллективы күрсәткән күренешләрдә бүгенге авыл тормышының ни дәрәҗәдә булуын тасвирлаган тирән мәгънәсе ярылып ята.
Анда көлкеле, уйландырырлык һәм гыйбрәт алырлык мизгелләр дә шактый булды.
Спектакльне караган авылдашлар да җавапсыз калмады. Тамашачылар бары хуплау һәм рәхмәт сүзләрен генә җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International