Районның социаль яклау идарәсе башлыгы “Өстәмә компенсация билгеләтү өчен документлар тапшыручылар әлегә күп түгеллеген” хәбәр итә

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе

Районның социаль яклау идарәсе башлыгы   Өстәмә компенсация билгеләтү өчен документлар тапшыручылар әлегә күп түгеллеген хәбәр итә.

Федераль законның балалар бакчаларына түләүгә кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертелеп, киләсе елның 1 гыйнварыннан ата-аналар балаларын бакчага йөрткән өчен якынча 1000 сумга артыграк түли башлаячаклар. Арткан сумма өчен гаиләдәге бер кешегә туры килә торган керем күләменнән чыгып компенсация билгеләнә. Районның социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә авылларның балалар бакчаларында шушы компенсацияне билгеләү буенча ата-аналардан документлар кабул итәләр.

Аңа кадәр, 1 октябрьдән 18енә кадәр, идарә белгечләре бакчаларда ата-аналар җыелышларында катнашып, түләүдәге үзгәрешләр турында мәгълүмат биргәннәр иде. Ә документлар кабул итү 21 октябрьдән башланды. Шушы вакыт эчендә белгечләр 15 бакчада булырга өлгерделәр. Идарә башлыгы Гөлнара Шәфыйкованың әйтүенчә, документ тапшыручылар әлегә күп түгел – 15 бакчадан 60тан артык әти-әни генә әлегә компенсациягә документлар тапшырган. Төп сәбәп – ата-аналарның рәсми эш урыны булмау һәм шуңа бәйле рәвештә керем турында белешмә алып килә алмау, дип билгеләп үтә Гөлнара Хановна. Аннары, күпләре түләүнең ни өчен артуын белмиләр, балаларны тәрбияләү шартлары яхшырачакмыни дип сорыйлар икән.

Түләүнең артуы тарифларның үсүе, продукция бәяләренең һәм башка чыгымнарның артуы белән аңлатыла. 2014 елның 1 гыйнварыннан бер баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөртүгә тотыла торган чыгымнарның дәүләт каплый торган өлеше һәм ата-ана кесәсеннән чыга торган өлеше гаилә кеременә карап билгеләнәчәк. Мәсәлән, бакчага гаиләдән бер бала йөри һәм керем бер кешегә 10 мең сумнан кимрәк туры килә икән, ата-ана барлык чыгымның 60 процентын түлиячәк. Икенче бала өчен – 38, өченче бала өчен бу сумма 23 процент тәшкил итәчәк. Кереме күбрәк булган саен, ата-анага туры килә торган түләү өлеше дә күбәя. Компенсация бер кешегә туры килә торган керем 20 мең сумнан артмаса гына бирелә. Гаилә кереме ата-аналарның үзләренә һәм балаларга бүленә (әби-бабайлар яисә башка туганнар керми). Кире кайтарылган акча бакча белән килешү төзегән ата-ананың, опекунның яки балалыкка алучының исәп-хисап счетына күчерелә. Шул ук вакытта, бер бала өчен түләгән акчаның 20 проценты, икенче балага түләгән акчаның 50 проценты, өченче балага түләгән акчаның 70 проценты моңа кадәр ничек кайтарылган булса, шулай ук калачак.

Компенсация билгеләү өчен паспорт, туу турында таныклык кебек документлар белән бергә һәр гаилә әгъзасының үткән өч ай эчендәге кереме күрсәтелгән белешмәсе мәҗбүри рәвештә булырга тиеш. Документларның тулы пакетын алып килмәгән очракта социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре аларны кабул итә алмый һәм андый ата-аналарга мондый очракта, әлбәттә инде, компенсация дә исәпләнмәячәк. Өстәмә компенсация алты айга билгеләнә. Шул сроктан соң документларны кабат яңартасы була.

Социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкованың әйтүенчә, 30 ноябрьгә кадәр белгечләр график буенча барлык бакчаларда да йөреп чыгачаклар. Алар ата-аналарны кичке сәгать 4тән 6га кадәр көтәләр. Өстәмә компенсациягә документлар шулай ук шәһәрдә идарәнең үзендә дә кабул ителә. Ата-аналарның хәзергә аз мөрәҗәгать итүенең тагын бер сәбәбен әйтеп үтә белгечләр. Компенсация яңа елның 1 гыйнварыннан гына түләнә башлый, ул вакытка кадәр гаиләнең керемендә үзгәрешләр булырга мөмкин, диләр алар. Ата-аналар ел ахырына таба күбрәк килерләр, диләр алар . Шулай ук өстәмә компенсация билгеләтү өчен ата-аналар яңа елдан соң да мөрәҗәгать итә алалар. Бу очракта акча документларны рәсмиләштергәннән соң алдагы айдан кайтарыла башлаяча

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International