Быел "Ел таланты - 2024" республика премиясен тапшыру тантанасы якты вакыйгага әйләнде!

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

23 декабрьдә Казанда Талантлар университеты җиңүчеләрен тантаналы бүләкләү булды. Премия ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Талантлар университеты тарафыннан үткәрелә. Ул мәктәп укучыларына - фән, сәнгать һәм спорт өлкәсендәге республика конкурсы чараларының призерларына һәм җиңүчеләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Тукай районы Бәтке мәктәбе укучысы Александр Елисенков "Спорт өлкәсендә республика конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар" номинациясендә җиңүгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International