Гыйнвар аеның беренче көннәрендә Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев “Полет” авыл хуҗалыгы кооперативы вәкилләре белән очрашты. Киләчәкәтә бу кооператив Куады hәм Калмаш авылындагы территорияләрдә 60 мең быдбылдык үрчетү белән шөгыльләнәргә планлаштыра. Кооператив җитәкчелеге фермалар, шулай ук аларның корпусларындагы шартлар белән таныштырды. Район җитәкчесе белән булган сорауларны уртага салып сөйләште.
Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев очрашу барышында авыл хуҗалыгы зур көч сорый торган тармак икәнен искәртеп, районда мондый эшкуарларга ярдәм күрсәтелгәнен әйтеп узды, “Полет” авыл хуҗалыгы кооперативына тәвәкәлләгән эшләрендә уңышлар теләде.