Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев авыл хуҗалыгы эшчәнлекләре белән танышты

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Гыйнвар аеның беренче көннәрендә Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев авыл хуҗалыгы эшчәнлекләре белән танышты. Җитәкче район авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов, район ветеринария җитәкчесе Ленар Хәйбуллин белән берлектә районның өч хуҗалыгында булды.

Беренче тукталыш - районның иң эре хуҗалыкларының берсе «Гигант» ҖЧҖ иде. Очрашудан күренгәнгәнчә, гигантлылар яңа елга зур өметләр баглый, алар язын савым сыерларының баш санын 100 башка арттыруны күздә тота. Бу җитештерүчәнлекнең үсешенә яхшы тәэсир итәчәген телгә алды «Гигант» ҖЧҖ җиткәчесе Ренат Җиhаншин.

Киләсе тукталыш – игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге уңышлары белән алдынгы урыннарда барган  –  “Ярыш” хуҗалыгы. Җитәкчеләр хуҗалык корпсуларын карады, эшчеләр белән аралашты. Камил Нәҗмиев аларга киләчәктә дә бергәлектә эшләргә, яңа уңышларга ирешүләрен теләде.

Сәфәрнең соңгы ноктасы - «Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыгы булды. Биредә дә ирешелгән яхшы күрсәткечләр бар, әмма хуҗалыкның матди-техник тәэмин ителеш яхшыртуны таләп итә. Якын арада бу мәсьәләне хәл итү өчен потенциаль инвесторлар белән сөйләшүләр уздырырга ниятлиләр.

     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International