Күзкәй авыл җирлегендә мобиль поликлиника эшли башлады

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Күзкәй авыл җирлегендә "Дәвалау һәм актив тормыш" милли проекты кысаларында мобиль поликлиника эшли башлады. Инде икенче атнада ук халык бушлай медицина хезмәтләреннән файдаланалачак. Һәр кеше, тиешле анализлар биреп, ЭКГ, флюорография узып, күз басымын үлчәп, сәламәтлекләрен тикшерә алачак. Мобиль поликлиникада булу өчен үзең белән паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) булырга тиеш. Киләсе атнада мобиль поликлиника Татарстан совхозы поселогында эшләячәк. Мобиль поликлиниканың районга кабат килүе агымдагы елның көзенә планлаштырылган.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International