Районыбыз алдынгы хуҗалыклары, уңган-булган халкы белән дан тота. Аның турында да «җир улы» диләр. Ул Тукай районының алдынгы, олы хуҗалыкларының берсен җитәкли. Сүзебез – «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Шәйхаттаров Рәсим Мансур улы турында.
Бүген аңа 65 яшь тулды! Күркәм юбилее белән аны Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тәбрик итте. Ул аңа ТР Азык-төлек hәм авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаровның Рәхмәт хатын hәм истәлекле сәгать тапшырды.
Районыбызда Рәсим Мансур улы Шәйхаттаров - танылган шәхес. Эшне оештыра белүе, авыл hәм район тормышында актив эшчәнлек алып баруы, МХО зонасына ярдәм күрсәтүе, гомумән, аның лидерлык сәләтләре сокландыра. Ул бик тә тәвәккәл hәм юмарт кеше. Үзе белән бер үк юлдан атлап баручы хезмәткәрләрен әйдәп баручы талантлы җитәкче. Туган җиренә тугры хезмәте белән дә ул аларның күңелен яулады.
«Күркәм юбилее белән котлап, аңа алдагы көннәрдә ныклы сәламәтлек, башкарган эшләренең татлы җимешләрен генә татуын телибез», - диде котлауында район җитәкчесе Камил Нәҗмиев.