21-23 октябрьдә Казанда хәрби-гамәли күптөрле ярышлар (многоборье) буенча яшүсмерләр клубларының республикакүләм спартакиадасы узды. Ярышларны оештыручы – ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы. Районыбыз данын «Яшүсмерләр клубы» тренер-укытучысы Виктор Белов җитәкләгән команда яклады. Алар арасында – Радик Дусманов, Алексей Максимов, Марат Шәфигуллин, Сергей Долгунов, Владимир Белов, Алсу Гатина һәм Әдилә Җиһангирова.
Спартакиада кысаларында спортчылар үз-үзеңне тәкъдим итү, хәрби-патриотик темага багышланган «Брейн-ринг» интеллектуаль викторинасы, солдат җырын башкару, сафта йөрү, граната ыргыту, пневматик винтовкадан ату, Калашников автоматын сүтеп-җыю, каршылыклар белән полоса үтү, аркылы борыста күтәрелү, 100 метрга йөгерү, футбол, пейнтбол уеннарында һәм башка бәйгеләрдә көч сынаштылар. Ярышлар ахырында һәрбер катнашучыга ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов кулы куелган сертификатлар тапшырылды. Моннан тыш, районыбыз командасы «100 метрга йөгерү» дистанциясендә I урынга һәм пейнтбол уены буенча II урынга лаек булды.