“Мөнәҗәтләр көйлик әле” әдәби-тематик кичә

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

       30 октябрь көнне Боерган авылы китапханәсендә “Мөнәҗәтләр  көйлик  әле” дип исемләнгән  әдәби-тематик кичә уздырылды.                                   “ Мөнәҗәтләр-халык авыз иҗатында урын алган дини җырлар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Авылыбызда гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биргән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Миргасимова күргәзмәгә күзәтү ясады. Бәет язучы авылдашларыбызның  иҗаты белән дә таныштырып,  мөнәҗәтләрнең кешегә тәэсире, рухи-тәрбияви кыйммәтләргә ия булуы, шулай ук халкыбызның  бай мирасы белән бәйләгән бу әсәрләр беркемне дә битараф калдырмавына басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International