Тукай районы эчке эшләр бүлеге коллективы еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Тукай районы эчке эшләр бүлеге коллективы еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. Йомгаклау утырышында район Башкарма комитет Җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район прокуроры Руслан Галиев, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе Чаллы шәһәре хезмәткәре Марат Хөснетдинов hәм Минзәлә районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рамил Исмәгыйлев катнашты. 

Еллык эш нәтиҗәләре буенча, Тукай районы эчке эшләр бүлеге коллективы республика күләмендә үз категориясендәге районнар арасында 8 нчы урында. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе Камил Нәҗмиев күрсәткечләрнең югары булуы коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе икәнен әйтеп узды, һөнәр ияләренә рәхмәтләрен җиткерде. Нәтиҗәле хезмәткәрләре өчен район эчке эшләр бүлегенә Рәхмәт хатын тапшырды.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International