Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт абый Әхмәтнәҗиповка 99 яшь тулды!

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Тукай районы Калмаш авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт абый Әхмәтнәҗиповка 99 яшь тулды. Аны шушы күркәм гомер бәйрәме белән Тукай районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Камил Нәҗмиев тәбрикләде.

Күпме еллар үтсә дә, дәhшәтле сугыш, фашист илбасарларына каршы көрәш - болар барысы да истә дип сөйли ветеран. Ул яшьлек чакларын еш искә ала.
Җитәкчедән ул бүгенгесе көндә исән булган ветераннар турында сораштырды. Үзен хөрмәтләп килгән җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен әйтте. «Киләсе елда тагын күрешергә язсын», – дип озатты. 

«Аллаhының амин дигәненә туры килеп, Җиңү алып килгән ветераныбыз белән ел саен очрашып, аралашып торырга насыйп итсен», - диде Камил Нәҗмиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International