Махсус хәрби операция зонасына ярдәм күрсәтү дәвам итә

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Шушы көннәрдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев хәрбиләр белән очрашты. 

Хәрбиләр МХО зонасында хезмәт итүләре турында сөйләделәр һәм сугышчыларга карата битараф булмаган район халкына hәрдаим ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
 
Камил Нәҗмиев сугышчыларга хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде, исән-имин булып, туган якларына Җиңү белән кайтуларын теләде. Тукай районыннан МХО зонасына квадрокоптер hәм генератор тапшырды.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International