Боерган авылында узган халык җыенында авыл җирлеге башлыгы  Гөлүзә Минакова 2024 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Боерган авылында узган халык җыенында авыл җирлеге башлыгы  Гөлүзә Минакова шулай ук, 2024 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты, 2025 елга планнар белән уртаклашты. 

Боерган авыл җирлегендә бүгенге көндә 638 кеше яши, шуларның 204се пенсионер, хезмәт яшендә халык саны 307не тәшкил итә. 
Боерган авыл җирлегендә 1 төп белем бирү мәктәбе, 2 фельдшер-акушерлык пункты, 5 кибет, мәдәният йорты, авыл клубы, балалар бакчасы, китапханә бар. 

2024 елда үзара салым акчасына Колыш авылында урам яктырткычлары, электр товарлары сатып алу һәм урнаштырынган, коены төзекләндерү өчен төзелеш материаллары сатып алынган һәм урнаштырылган, Таулар һәм Туера авыл халкыннан җыелган суммага Туера авылында су башнясына койма сатып алып урнаштырылган.
Авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакова үз чыгышында  2025 елга куелган планнар белән таныштырып узды. Биредә Таулар  авылын су белән тәэмин итүче су челтәрен яӊа башняга тоташтыру; Колыш авылында яңа ФАП һәм клуб төзү; мәктәпнеӊ агач тәрәзә рамнарын алыштыру, Тойгузино урамында дренаж төзү, Боерган авылы су челтәрен чистарту.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International