Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан шәһәр автобус маршруты хәрәкәте схемасына үзгәрешләр кертелде

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан Кама поселогын Яр Чаллы шәһәре белән бәйләгән шәһәр автобус маршруты хәрәкәте схемасына үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләргә туры китереп, соңгы тукталыш югарыда күрсәтелгән муниципаль берәмлек территориясендә билгеләнде – «Яр Чаллы-Әлмәт шәһәре трассасы юнәлешендә үлчәү контроле пункты», элек пассажирларны утырту-төшерү Кама поселогына керү мәйданчыгында башкарылган иде.  Бу Кама бистәсендә яшәүчеләр өчен кайбер уңайсызлыклар тудырды.
Кама поселогына кадәр автобус хәрәкәте «Автостанция – Нефтебаза поселогы» 102а номерлы маршруты буенча авыл җирлеге башлыгы белән килештерелгән расписание нигезендә һәм район халкының фикерен исәпкә алып башкарыла. Торак пунктларга рейслар саны пассажирлар агымыннан чыгып билгеләнә.
Бүгенге көндә эш көннәрендә 3 рейс башкарыла: 
Яр Чаллы шәһәре автостанциясеннән - 8:10, 12:10 һәм 17: 05;
Нефтебаза поселогыннан - 8:25, 12:25 һәм 17: 25.
Ял көннәрендә 2 рейс: 
Яр Чаллы шәһәре автостанциясеннән - 8:10, 15: 30;  
Нефтебаза поселогыннан - 8:25, 15: 45. 
Пассажирларны утырту-төшерү «Кама» базары каршындагы мәйданчыкта башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International