Тукай үзәк район хастаханәсенең 2024 ел нәтиҗәләре буенча медицина советы узды

2025 елның 7 феврале, җомга

4 февраль көнне Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм Яр Чаллы шәһәре БСМП баш табибы Марат Мөхәммәдиев белән бергә Тукай үзәк район хастаханәсенең 2024 елгы медицина советында катнашты.

Бүгенге көндә районда 56 ФАП, 5 амбулатория эшли. Үзәк район хастаханәсенең барлык хезмәткәрләре саны — 422 кеше. Үзәк район хастаханәсе баш табибы Мансур Әли улы үз докладында билгеләгәнчә, диспансеризация — район халкының тормышын яхшыртуның мөһим этапларыннан берсе, аны үткән елда 13 меңнән артык Тукай халкы үткән, 2023 ел белән чагыштырганда — 11 мең. Үткән ел нәтиҗәләре буенча безнең районның һәр егерменче кешесе мобиль күчмә поликлиниканың медицина хезмәтләрен алган.

Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев хезмәткәрләргә югары сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белде һәм аларга лаеклы бүләкләрне тапшырды. Медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын яхшырту, яңа кадрлар җәлеп итү буенча биремнәр куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International