Районыбыз яшьләре «Аҗаган – 2013» бәйгесендә катнашты.

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
28 октябрьдә яшьләрнең «Патриот» спорт-патриотик һәм чакырылышка кадәрге хәзерлек республика үзәге базасында «Аҗаган – 2013» уенының финал өлеше үтте. Бәйгедә зона турында җиңү яулаган иң көчле командалар ярышты. Виктор Белов җитәкләгән районыбыз командасы исә – алар рәтендә Вадим Корнилов, Рөстәм Йосыпов, Алексей Максимов, Марат Шәфигуллин, Сергей Долгунов, Алсу Гатина, Владимир Белов, Татьяна Багаева һәм Илвина Йосыпова – Менделеевскида үткән зона турында III урынга лаек булды. Башкалабыз Казаннан районыбызның «Отвага» командасы республиканың 56 командасы арасыннан XII урын яулап кайтты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International