Инспекторлар балаларга игътибарны арттыра

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан укучыларның көзге каникуллары чорында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре төрле чаралар уздырырга планлаштыра.

Алар мәктәпләргә чыгып, профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк, әти-әниләр белән очрашачак. Ата-аналарның үзләренең куркынычсызлык каешларын эләктерүен, балаларын махсус креслога утыртуын тикшерүгә ноябрьнең беренче ункөнлегендә игътибар тагын да көчәячәк, рейдларда шулай ук мотоциклда, мопедта, велосипедта йөрүче үсмерләр, җәяүле балалар күз уңында булачак.

Ә ата-аналарга үз балаларына куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрдаим искә төшереп тору мөһим. Саннарга күз салсак, үткән тугыз ай эчендә республикада балалар катнашындагы 445 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 19 бала үлгән, 467 бала төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Һәлакәткә эләгүчеләрнең иң күбе 7-13 яшьлекләр (49 процент), 7 яшькә кадәргеләр – 28 процентны, 14-16 яшьлекләр 23 процентны тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International