Халык әйтсә, хак әйтә

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе
Әлеге бүлектә сез төрле темаларга канатлы сүзләр, үткен фикерләр белән таныша аласыз.
  • Дөнья белән хис идарә итә. Бу эш акылга гына тапшырылса кешелек дөньясы мондый түбәнлеккә дә төшмәс, бөеклеккә дә ирешмәс иде.
  • Кешенең нәфсесе үзе яшәгән галәм киңлекләреннән дә чиксезрәк. Аның гомере бәлкем шул сәбәпле Ходай тарафыннан чикләнгәндер дә.
  • Күңелеңне байлыкка салудан саклан. Бу читлек-ятьмәдән исән-сау чыга алучылар бик сирәк.
  • Ил-нигезеңне төзекләндерергә омтылмасаң, үз йорт-нигезеңне торгызып кына нәселеңне саклап калып булмый ул.
  • Хисләр ташкыны һәрчак акылны күмеп китә, ә хисләр бураны уйнамаган акылда мәгънә юк.
  • Күпләрнең якын туганлыклары гомер буе бер-берсенә йомышлары төшүгә кайтып кала.
  • Котырган ат кебек хисләр алдан чапса, ватык арба кебек акыл һәрчак арттан сөйрәлә.
  • Кыерсытылган дошманыңның каргышыннан курык, ул дустыңның яхшылыгыннан тизрәк килә.
  • Исерек яисә тәмәке тартучы кәләпүшле кешедән күңел кайта. Күңел кайткач кеше үлә.
  • Бер күршем гомер буе эчте, бер кемгә зыяны тимәде, икенчесе бай яшәде, бер файдасы булмады... Кайсы күршем яхшырак булгандыр... Аңламадым.
  • Ата-ананың баласына карата булган сукыр мәхәббәте баланың дөньяга булган карашын да тоныкландыра.
  • Минем дошманнарымның да дошманнары бар, әмма алар миңа дус түгел.
  • Киләчәк үткәннәргә бәйле, ә акыл алмаучылар өчен үткәннәр кире килми, бары кабатлана гына.
  • Эштән алынган түрәләрнең аклануы күп очракта ваклануга кайтып кала.
  • Күңел хыяллары һәрчак изгелектә булса да, аларның берсе дә дөньялыкка шытып чыкмады.
  • Шайтанда да өмет бар. Ул барыбер кешелек дөньясын бозып бетерәм дигән өмет белән яши.
  • .Өч тиенлек дөньяда яшәүчеләр арасында бер тиенлек бәхә алмаучылар да бар.
  • Халыкның тарихи хәтере кыска булса, гомере дә озын булмый.
  • Сарык булсаң көтүчеләр дә, үзеңнән көлүчеләр дә табыла ул.
  • Кешелек дөньясын нинди итеп күрәсең килә - шундый бул.
  • Дин денсезлектән, тел илсезлектән саклый.
  • Кешене олылап та, кечерәйтеп була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International