Бүген мәшхүр һәм легендар җырчы, исеме дөнья күләмендә танылган, күпләгән тамашачыларның мәхәббәтен яулаган, райондашыбыз Илһам Гыйльметдин улы Шакировның туган көне. Быел ул исән булса, аңа 90 яшь тулган булыр иде.
Илһам абый Шакиров гомере буе милләтебезгә армый-талмый хезмәт итте. Асыл җырчыбыз олы репертуары белән бар дөньяга танылды. Халык аны яратты, үз итте. Тукайлылар да аның белән чиксез горурлана! Аның моң дәрьясы - күңелләрдә мәңге сакланыр...
Тукай муниципаль районы пресса-хезмәте