Тренер Заикинда тәрбияләнүче яшь каратистлар

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе


Узган атнада Чаллы шәһәренең 22нче мәктәбе базасында Илмир Закиров истәлегенә багышланган каратэның «кэмпо» төре буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе кубогына көрәш узды. Ярышларда барлыгы 132 спортчы көч сынашты. Ә районыбызның данын тренер-укытучы Владимир Заикин җитәкчелегендәге 18 спортчы яклады. Аларның күбесе призлы урыннар яулап алды. 

 

Малайлар арасында каратэның «ката» төре буенча Руслан Чекушков, ә «кумитэ» буенча Никита Капитонов I урыннарны яуладылар. II урынга үз авырлыгы һәм «ката» буенча Эльвина Дё чыкты. Каратэның «кумитэ» төре буенча шулай ук II урынны үз авырлыклары һәм яшьләре белән Руслан Чекушков, Илвир Гарфетдинов, Эльвина Дё алдылар. III урынны алучылар арасында да районыбыз яшьләре бар. «Ката»дан алар – Эльвина Хәбибуллина, Илсаф Мәүләвиев, Яна Гыйлаҗева. «Кумитэ» буенча да бронза медаль алучылар шактый – Гадел Кыямов, Илсаф Мәүләвиев, Азат Хуҗин, Яна Гыйлаҗева һәм Эльвина Хәбибуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International