31 октябрь көнне, Яр Чаллы районара почтамты бинасының актлар залында иң яхшы почта хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Үз бүләкләрен почтальоннарга районыбыз тормышын яктыртып барган «Якты юл» газетасы һәм башка мәгълүмат чаралары вәкилләре тапшырды.
Газета-журналларга яздыру кампаниясе вакытында Күзкәй авыл җирлеге почта бүлекчәсенең яхшы күрсәткечләргә ирешүен әйтеп китү мөһим. Шушы авыл җирлеге почта бүлекчәсе җитәкчесе Альбина Галимҗанова да газетабызның махсус бүләген алу бәхетенә иреште.
Күзкәй авыл җирлегенең почта бүлекчәсендә тырыш кызлар эшли икән – Инзилә Хаматова, Гөлназ Хаҗиева һәм Айгөл Мөхтәрова. Алар газета-журналлар гына таратып калмыйлар, ә төрле хатлар, коммуналь хезмәтләргә түләү язуларын, пенсия тарату һ.б шундый эшләр башкаралар.