Раббани Шәрипов кубогына көрәш бәйгесе

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе

2 ноябрь көнне Иске Абдул мәктәбе базасында Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Раббани Шәрипов кубогына III Ачык традицион турнир үткәрелде. Ул 1997 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәш буенча узды. Ярышларларда Минзәлә, Әгерҗе районнарыннан, шулай ук Яр Чаллының 52нче мәктәбе һәм 2нче гимназиясендә шөгыльләнүче кунаклар катнашты .  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International