Медаль тапшыру төгәлләнде

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Тукай районында Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга hәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшыру төгәлләнде. Барлыгы – 116 медаль тапшырылды. Искәртик, медальләр — Россия президенты Владимир Путинның 2 нче сентябрьдәге Карары нигезендә күрсәтмәсе. Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан һәр кешегә районның «Мактаулы гражданины» исеме дә бирелде. Мондый дәрәрҗәле исемгә ия булучылар - Тукай районында андый ветераннар өчәү: Шәүкәт Әхмәтнаҗипов, Мәхмүтҗан Сабиров hәм концлагерь тоткыны Ольга Левицкая.

Тукай муниципаль районы пресса-хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International