Шушы көннәрдә Тукай районының КВН җыелма командасы Уфада узган шаяннар hәм тапкырлар фестивалендә катнашты. Алара Сибай Кубогына ия булды. Районның эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев команданы әлеге җиңүләре белән котлап, аларның районны лаеклы тәкъдим итүләрен билгеләп узды, рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.
Рөстәм Зәкиев фотосы