Иске Абдул авылында яшәүчеләр МХО зонасында катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрделәр. Бу гуманитар ярдәмгә: өй токмачы, чәкчәк, татлы күчтәнәчләр, кием-салым, техник кирәк-яраклар керде. Илгиз Сәетгәрәев һәм Рәзиф Сәетов аны машинага төяп, ерак сәфәргә чыктылар,- дип хәбәр итә авыл активистлары.