Зөләйхә әби котлаулар кабул итте.

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе
7 ноябрь көнне Рәхматуллина Зөләйхә Сабир кызы үзенең 90  яшен каршылады.Хезмәт һәм тыл ветеранын котларга район башлыгы урынбасары Әхмәтова Люция Хак кызы һәм районның гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина    килделәр. Люция Хак кызы  әбине гомер бәйрәме белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде,Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район җитәкчелегенең күчтәнәчен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International