Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе ГИМС инспекторлары искәртеп үткәнчә, кичү булмаган урыннарда машина белән бозга керү тыела. Калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган бозга кергән өчен, шулай ук кичү булмаган урыннарда автомобиль белән бозга кергән өчен административ штраф күләме түбәндәгечә тәшкил итә:
• гади кешеләр өчен – 1 500 сумнан 2 000 сумга кадәр;
• вазыйфаи затлар өчен – 5 000 сумнан 7 000 сумга кадәр;
• оешмалар өчен – 50 000 сумнан 70 000 сумга кадәр.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/164428/
© Ватаным Татарстан