Биклән авылы ветеран-волонтерлар төркеме: 500 нче маскировка челтәрләрен бәйләп бетерделәр.
Биклән авылының актив һәм җәмәгатьчелек өчен үрнәк булган ветеран-волонтерлар төркеме искиткеч эш башкарды. Алар 500 нче маскировка челтәрләрне бәйләп, сугышчы егетләребезгә җибәрер өчен әзерләп куйдылар. Бу эш аеруча мөһим, чөнки фронтта булган һәрбер егеткә ярдәм һәм җылылык китерү – безнең бурыч.
«Бик кирәк, бик сорыйлар ятмәләрне, файдасы бар, без юкка эшләмибез», – дип бүленәләр волонтерлар. Аларның һәрбер тегүе, һәрбер җылы сүзе – сугышчылар өчен өмет һәм җылылык символы.
Сугыш бетеп, егетләребез исән-сау кайтуларын күреп, бергәләп шатланырга язсын. Бердәмлек һәм ярдәм – безнең көч!