(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Спорт министрлыгы балалар һәм яшьләр арасында физик тәрбия һәм спортны пропагандалау буенча иң яхшы проектка “Спорт белән шөгыльлән!” (“Займись спортом!”) бөтенроссия конкурсы старт алуы турында игълан итә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бәйге социаль проект һәм башлангыч идеяләрне тормышка ашыру аша үсеп килүче буын вәкилләре арасында спорт, сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү максаты белән үткәрелә.
Конкурс турындагы положение белән Россия Спорт министрлыгының рәсми сайтында “Анонслар” һәм “Конкурслар” бүлекләрендә, “Бөтенроссия конкурслары” бүлекчәсендә танышырга була.
Бәйге берничә этапта уза, аның беренчесе 28 нче октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр проектларны теркәүдән гыйбарәт. Проектка заявка Интернет челтәрендә propaganda@minsport.gov.ru һәм info@komanda2018.ru адреслары буенча җибәрелеп, www.russiasport.ru сайтында “Спорт белән шөгыльлән!” төркемендә урын алачак.
Икенче этап Россия Федерациясе субъектларында проектларны гамәлгә ашыруны күздә тота (1 нче декабрьдән алып, 2014 нче елның 15 нче маена кадәр). Өченче этапта конкурсның оештыру комитетына тапшырылачак проектның мәгълүмати картасы буенча йомгак ясау (2014 нче елның 15 нче маеннан 20 нче маена кадәр).
Гомуми теркәлү, заявка тапшыру һәм команда булдыру кагыйдәләре белән http://russiasport.ru/user/5224/node/4937 сылтамасы буенча җентекләбрәк танышырга мөмкин.