Кыска арага йөзү буенча Россия чемпионаты ярышларында Россия Федерациясенең 56 төбәгеннән 500 гә якын спортчы һәм командалар составында 100 ләп вәкил катнашачак
(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда 15-19 ноябрь көннәрендә 25 метр озынлыктагы бассейнда кыска арага йөзү буенча Россия чемпионаты ярышлары узачак. Аларда Россия Федерациясенең 56 төбәгеннән 500 гә якын спортчы һәм командалар составында 100 ләп вәкил катнашачак.
Ярышларга 50 судья, шул исәптән, 15 татарстанлы бәя бирәчәк. Чемпионат Ауропа Чемпионатында катнашу өчен квалификацияле ярышлар булып саналачак, һәм Казанга илнең иң көчле йөзүчеләре җыела, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты .
Чемпионат 15 нче ноябрьдә Спортның су төрләре сараенда ачылачак. Тантанада республика җитәкчелеге вәкилләре һәм Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты, дүрт тапкыр олимпия чемпионы Владимир Сальниковның катнашуы көтелә.
Ярышларга билетларны бүгеннән үк сатып алырга була. Категориясенә карап аларның бәясе 30 сумнан алып 50 сумга кадәр булачак. Тамашачылар билетларны онлайн режимда www.bileton.ru билет операторы сайтында, шулай ук “Билетон” челтәре шәһәр кассаларында сатып ала алачак.
Оештыручылар чемпионат алдыннан спортчыларның автограф-сессиясе булачагын да билгеләп уза.