Татарстанда Сабан туе бәйрәмнәре кайчан узачагы билгеле булды

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисенең республикада «Сабан туе» татар халык бәйрәмен уздыру көннәре турында»гы указы дөнья күрде.

Быел авылларда, район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә Сабан туе – 7–8 июньдә, Чаллы шәһәрендә – 14 июньдә уздырылачак. 21 июньдә исә  Казан Сабан туе булачак. Каравонга килгәндә, рус халкы бәйрәме 24 майда Лаеш районының Никольское авылында үткәреләчәк. Бәйрәмнәрне уздыру турындагы указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документта җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары, предприятиеләргә әлеге ике бәйрәмне уздыруда актив катнашу тәкъдим ителә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/164940/
© Ватаным Татарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International