Татарча КВН лигасы тарихы 1995 елда башлана. ШТК ("Шаяннар һәм тапкырлар клубы")

2013 елның 8 ноябре, җомга
961елның 8 ноябрендә Александр  Масляков җитәкчелегендә(Клуба веселых и находчивых)"Шаяннар һәм тапкырлар клубы" уены эфирда күрсәтелә.Татарча КВН лигасы тарихы 1995 елда башлана. ШТК ("Шаяннар һәм тапкырлар клубы") такымнары барлыкка килә. Нәкъ шул вакытта милли җанлы яшьләр популяр уенны татар телендә уйный башлый. 90нчы елларда уеннарда мәктәп такымнары гына катнаша, ләкин бераз тәҗрибә туплый торгач, югары уку йортлары да кушыла.

Гадәттәгечә, татар яшьләре тормышының генераторы булып Чаллы тора. ШТК уйнаучылар арасында күбесенчә Чаллы яшьләре хакимлек итә. Сарман, Тукай, Минзәлә, Зәй районнарыннан килгән такымнар да читтә калмый. Чаллының “КамПИ” такымы биш тапкыр чемпион булып танылган, шулай ук Казаннан “Кызган Казан” һәм "Алабуга" җыелма такымы берничә тапкыр җиңеп чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International