Шундый каһарманнарның берсе - Иштирәк авылында туып үскән Советлар Союзы Герое - Якупов Кәлимулла Якуп улы.
Бүген, аның тууына 105 ел уңаеннан Иштирәк авылында «Батырларның даны - мәңгелек» дип исемләнгән чара узды.
Герой-якташыбыз истәлегенә багышланган мемориаль тактага һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Чара авыл мәдәният йортында дәвам итте.
Авыл балалары «Юнармия» иҗтимагый-патриотик хәрәкәтенә кушылды. Аларны бу истәлекле вакыйга белән тәбрик итеп, күкрәк билгесен тапшырдым. Сәхнәдән мәктәп укучылары Калимулла Якуповның тормышы һәм сугышчан юлы турында сөйләделәр. Чара балаларның иҗади чыгышлары белән үрелеп барды.
Без Ватан азатлыгы өчен гомерләрен аямыйча дошманга каршы көрәшкән, батырлыклар күрсәткән Совет сугышчыларын һәрвакыт хөрмәт белән искә алырга бурычлыбыз…
Советлар Союзы Герое Якупов Кәлимулла Якуп улының дa батырлыгы - мәңгелек!