Шушы көннәрдә район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Хәбибуллин капиталь һәм төзелеш объектларында эш барышы белән танышты. Ул төзелеш эшләрне башкаручы подрядчылар белән очрашты һәм эш темпларын бәяләде. Искәртик, быел Яңа поселогында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәле төзекләндерелә, биредә мәңгелек ут урнаштырыла. Бүгенге көндә эшчеләр мәйданчыкның периметры буенча демонтаж эшләрен төгәлләгән. Факел кую өчен урын әзерләгән. Газүткәргеч һәм дренаж системасы өчен торбалар салган. Соңыннан комиссия эшен Шилнәбаш авылы ФАПында дәвам итте. Агымдагы медицина учреждениесенә капиталь ремонт эшләре белән танышты. Төзүчеләр иске бүлем диварларын сүткән, хәзерге вакытта идән җәю белән мәшгуль.
Комиссия Иске Абдул авылында булды, авылның мәктәбендәге ремонтын карады– киләчәктә биредә балалар бакчасы урнашачак. Барлык эшләр дә расланган график буенча алып барыла. Комиссия киләсе атнада да тикшерүне дәвам итәчәк, дип белдерде Айрат Хәбибуллин.

.jpg)