Икенче ел рәттән Рамазан ае ахырында, ураза гаете алдыннан саваплы, зур эш башкарылды районда, аллага шөкер. 25нче март көнне Теләнче-Тамак авыл җирлегендә урнашкан "Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Тукай районы картлар йортында" ифтар уздырылды. Матур йола буенча Рамазан аенда барыбыз гаиләбез белән өйләребездә яки мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре уздырабыз. Бу йоладан картлар йортында яшәүче өлкәннәребез һәм инвадидларыбыз читтә калдырылмады. Ислам динендә булган интернатта яшәүчеләр бик сөенеп катнаштылар, игътибар белән Мансур хәзрәтнең вәгазьләрен тыңладылар. Ул мәҗлестә катнашучыларга мәчет исеменнән бүләккә дисбеләр өләште. Тукай районы ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы, районның җәмгыять советы рәисе Инсия Хормәт кызы ифтарны оештыруны, финанс өлешен күтәрүне үз өстенә алдылар. Изге, матур бәйрәмдә Теләнче-Тамак һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләренең ветераннар советы җитәкчеләре дә катнашты. Алар да күчтәнәчләр белән килгән. Ифтар мәҗлесе матур һәм бик җылы узды. Интернатта яшәүче өлкәннәребез оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Үз чиратыбызда картлар йортында эшләүчеләргә, җитәкчеләренә ифтарга табын әзерләргә ярдәм иткәнгә, гөмүмән интернатта яшәүчеләрне карап, аларның сәламәтлеген, көн күрешен кайгыртып торулары өчен мең рәхмәт әйтәсем килә"- дип җиткерде Файруза Фаяз кызы Вазеева.