Дин әһелләребез авыл җирлекләрендәге мәчетләрдә мөселмән кардәшләребезгә дәресләр бирүдә, халыкны туры юлга өндәүдә, райондашларыбызны рухи азык белән баетуда зур эш башкара. Моның өчен без аларның һәммәсенә дә аеруча рәхмәтлебез.
Райондашларыбызны хөрмәт итеп, мәҗелескә чакыруыбызны шулай ук хөрмәтле кунаклар - Татарстан Республикасы буенча дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре Баш киңәшчесе Раил Гомәров, Кама төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла һәм Яр Чаллы, Алабуга епискобы Гавриил Владыка да кабул иттеләр.
Рамазан ае мөбәрәк, тоткан уразаларыбыз кабул булсын. Барыбыз да бәхетле, бәрәкәтле, дус-тату һәм имин тормышларда яшик.


