Ул төзелеш эшләрне башкаручы подрядчылар белән очрашты һәм эш темпларын бәяләде. Искәртик, быел Яңа поселогында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәле төзекләндерелә, биредә мәңгелек ут урнаштырыла. Шилнәбаш авылы ФАПы медицина учреждениесенә капиталь ремонтлана. Иске Абдул авылның мәктәбендә балалар бакчасы урнашачак. Барлык эшләр дә расланган график буенча алып барыла. Комиссия киләсе атнада да тикшерүне дәвам итәчәк, дип белдерде Камил Нәҗмиев.