Гаилә фермалары башлыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен уку узачак

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

2013 елның 11 – 16 ноябрендә ДПО Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе (ТИПКА) базасында гаилә фермалары башлыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен “АПКда прогрессив технологияләр һәм аларның нәтиҗәлелеге” һәм “Хуҗалык итүнең икътисадый механизмын камилләштерү” дигән ике программа буенчауку дәресләре уздырылачак.

 ТР АПК хезмәткәрләре РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының максатчан программалары, хуҗалык алып баруның кече рәвешләренә кредитлар бирү программалары, бухгалтерлык исәп-хисабын оештыру һәм КФХга салым салу үзенчәлекләре белән, шулай ук авылда хуҗалык алып баруның кече рәвешләренә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәте белән танышачаклар, соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, җир законнарындагы мәсьәләләрне карыйачаклар.

 Моннан тыш, авылда яшәүчеләргә гаилә фермаларында сыерлар санын арттыру өчен уңай шартлар тудыру, хуҗалык алып баруның кече рәвешләрендә азык җитештерү буенча яңа рекомендацияләрдән файдалану мәсьәләләре һәм башкалар буенча киңәшләр алу мөмкинлеге булачак. Мөгаллимнәр биоэнергетиканы, кояш һәм җил энергиясен куллану буенча үзебезнең һәм чит илләр тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International