Камиль Нәҗмиев Ураза гаете иртәсен районыбызның Күзкәй авылы мәчетендә каршы алды. Районыбыз имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәүбән бәйрәмгә багышланган вәгазьләр белән чыгыш ясады. Авыл халкы бергәләп намаз укыды, аннары чәй табыны артында сый-нигмәтләр һәм тәмле тәбикмәкләр белән сыйландылар. Бу көн авылда бердәмлек һәм рухи күтәренкелек атмосферасы тудырды.