Индексация республикада яшәүче 85 меңнән артык кешегә кагылачак. Индексация күләме узган елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше
темпларыннан чыгып исәпләнә. Социаль пенсияләрне хезмәт стажы булмаган яки иминият пенсиясе билгеләү өчен эш стажы җитәрлек булмаган гражданнар ала. Моннан тыш, бу түләүләр инвалидлыгы булган һәм туендыручысын югалткан кешеләргә дә тиеш.
Социаль пенсияләр белән бергә түбәндәге категориягә караган гражданнарның пенсияләре индексацияләнәчәк:
Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
«Блокададагы Ленинградта яшәүчегә», «Камалган Севастопольдә яшәүче» яисә
«Камалган Сталинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар;
чакырылыш буенча хәрби хезмәткә алынган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның
хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары;
радиация йогынтысына дучар булган гражданнар һәм аларның хезмәткә яраксыз
гаилә әгъзалары;
- космонавтлар һәм очучы-сынаучылар.
«1 апрель көнне Татарстанда яшәүче 85 200 пенсионерның пенсияләре индексацияләнәчәк. Пенсияләр арттырылган күләмдә аларга апрель аенда моңа кадәр
гамәлдә булган тапшыру графигы буенча киләчәк. Россия Социаль фондының Татарстан
Тулырак: https://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/rossiia-social-fondynyn-tatarstan-respublikasy-bulege-aprel-aenda-social-pensiialarne-indeksaciialan