"Моң таратучы мөгаллим"

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
  "Моң таратучы мөгаллим"-дигән  кичә узды. 9 ноябрьдә Борды авылы мәдәният йортында, бу авылда күп еллар балаларны җыр сәнгате серләренә өйрәткән, Рәфыйк Сабирҗан улы Дәминовның юбилеена багышланган иҗат кичәсе булып узды. 35 елдан артык авыл җирлегендә армый-талмый эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган, югары квалификацияле укытучы дәрәҗәсенә күтәрелгән шушы оста баянчы һәм курайчыны тәбрикләргә килүчеләр байтак иде. Тәбрикләүләр   концерт  номерлары белән үрелеп барды. Җыр-биюләр башкарып, төрледән-төрле музыка коралларында уйнап, Рәфыйк абыйларының бәйрәменә аның укучылары үзенә бер ямь өстәп җибәрделәр. Алар арасыннан “Сорнай” ансамбле солисты Илмир Ямаловның, Татарстан һәм Россиянең этник җыр фестивале лауреаты, “Керәшен чибәре – 2013” конкурсы җиңүчесе Елена Чулакова, районның танылган гармунчы-башкаручысы Наил Заһретдинов, Чаллы педагогия көллияте укытучысы Рәис Миңлегулов, танылган эшмәкәр, җыр-шигырьләр авторы Рәфыйк Сабиров, Иске Абдулдан танылып килүче яшь җырчы, сәнгать мәктәбе укучысы Чулпан Сафина, “Борды” керәшен җыруы халык ансамбле ,Борды мәктәбе балалар вокаль .

Рәфыйк әфәндене котларга аның  КДПИның музыка факультетында белән бергә укыган курсташы, балалар өчен җырлар, төрле уеннар тупланган китаплар чыгарып танылган Гөлсинә Газиз кызы Гәрәева катнашты.  Чыннап та “Моң таратучы ул”Рафыйк Дәминов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International