Утырышта РФ Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев катнашты. Көн тәртибендә 2024 елда Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге хисабы каралды. Шулай ук гражданнарның 2024 елда кисәтүләре һәм 2025 елга сораулар исемлеге буенча "юл картасын" үтәү, 2024 елда район бюджетының үтәлеше турындагы хисабына турында. Моннан тыш депутатлар авыл халкының 2024 елга эшлекле активлыгын күтәрү нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар, территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү, маневр торак фондыннан файдалану тәртибен раслау, 2025 елга хосусыйлаштыруның Фараз планын раслау турында да фикер алыштылар. Шулай ук законлылык, милли мәсьәләләр һәм халыкның иминлеге буенча даими комиссия составына үзгәрешләр кертелде.