Республикада газеталар һәм журналларга язылу кампаниясе башланды. 2-12 апрель көннәрендә Россия Почтасы каталогыннан сайлап алынган басмаларга 20%ка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин.
Почта, нәшрият йортлары белән берлектә, 2000гә якын басманың язылу бәясен киметә. Алар арасында балалар, җәмгыять-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармакка караган газеталар һәм журналлар бар. Аларга 2-12 апрель көннәрендә 20%ка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин.
Тәкъдим республикадагы барлык почта бүлекләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда да бар. Онлайн рәвештә периодикага язылучы клиентлар кирәкле басманы исеменә, язылу индексына, темасына, алфавитка, кызыксынуларына карап сайлый ала, ә рәсмиләштерү бары тик берничә минут вакыт ала.
Татарстанлылар шулай ук интернат мәктәпләрендәге һәм балалар йортындагы балаларга, ветераннарга, өлкән күршеләргә, инвалидларга, картлар йортында яшәүчеләргә яки теләсә кемгә ярдәм итү өчен хәйрия язылуын рәсмиләштерә ала. Моның өчен почта бүлекләрендә яки «Яхшылык агачы» акциясе битләрендә регионны һәм язылу рәсмиләштереләчәк социаль учреждениене сайларга кирәк.