Тукай районы прокурорының яңа урынбасары билгеләнде

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Бу вазыйфаны ТР прокуроры боерыгы белән юстициянең кече киңәшчесе Эдуард Имамов башкарачак. Аңа 32 яшь, тумышы белән Яр Чаллыдан, Казан федераль университетының "Юриспруденция" белгечлеге буенча тәмамлаган. Тикшерү комитетында эшләү тәҗрибәсе бар, ул шулай ук Түбән Кама һәм Чаллы прокуратурасында хезмәт куйган. Искәртик, элегрәк бу вазыйфаны Илдар Рамазанов башкарды, ул тиешле еллар эшләү буенча отставкага чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International