Башкортостанның Эстәрлетамак шәһәрендә Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия фестивале үткәрелде. Ул халык уеннары һәм спортның милли төрләре буенча узды. Республика җыелма командасы арасында райондашларыбыз да актив катнашты. Круглое Поледан Д. Әгълиуллин (тренеры Р. Гыйззәтуллин) ирекле һәм грек-рим көрәше буенча III урынны алып кайтты. Бикләннән А. Сөләйманов (М. Мөхәммәдиев) ирекле көрәш буенча – I урын, ә грек-рим көрәше буенча III урынга лаек булды. Бәтке егете Н.Хөсәенов (Ф. Галәветдинов) ирекле һәм грек-рим көрәше буенча – I урын, билбаулы көрәш буенча III урын алды.