Казанда ирекле көрәш буенча республика Беренчелеге узды. Анда 1997-1998 елгы яшүсмерләр катнашты. Үз авырлыклары буенча Круглое Поле яшьләре – К. Елисеева – II, Д. Әгълиуллин (тренерлары Р. Гыйззәтуллин) – III, А. Сөләйманов (М. Мөхәммәдиев) III урыннар яулап кайттылар. Ярышларда шулай ук районыбыз данын Бикләннән Г. Нурмиева (М. Мөхәммәдиев) һәм Бәткедән Н. Хөсәенов (Ф. Галәветдинов) яклап чыктылар.