Зәй шәһәрендә ирекле көрәш буенча республикакүләм турнир үтте. Үз авырлыклары буенча беренчелеккә К. Елисеева белән Г. Нурмиева чыкты. «Круглое Поледан Н. Әхмәдов, А. Гайнетдинов (Р. Гыйззәтуллин) һәм бикләнле И. Рамазановлар (М. Мөхәммәдиев) уңышлы чыгыш ясадылар. Бик ышанычлы, тырыш яшьләр. Алар белән эшләве дә, шөгыльләнүе дә җиңел, рәхәт. Ә инде ярышларда спортчыларыбыз призлы урыннар яулайлар икән, бу бигрәк тә сөенечле, димәк тырышлыкларыбыз бушка китмәгән», – дип хәбәр итте безгә тренер Рафаил Гыйззәтуллин.