Инде хәбәр иткәнебезчә, июль аеннан районыбызда сәламәтлек өлкәсенең мөһим кампаниясе – халыкны диспансерлаштыру бара. Аның максаты – яман, җитди авыруларны вакытында ачыклап, дәвалап, кешеләрнең гомерен саклап калу, халыкның гомер озынлыгын арттыру. Сүз дә юк, монда профилактик чаралар да зур роль уйный. Россия хөкүмәте, Сәламәтлек саклау министрлыгы илдә диспансерлаштыруның озак вакытлы программасы аша вакытсыз үлем-китемнәргә чик куярга ниятли.. Гомуми тикшерүләрдән тыш, кырык яшьтән узганнарга күз басымын, терапевт һәм невролог тикшерүен, корсак куышлыгы органнарына УЗИ, хатын-кызларга маммография, ир-егетләргә онкомаркер билгеләве үтәргә кирәк.