Пәһлеван, батыр якташыбыз Раббани Шәриф улы кубогына яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үтте

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Иске Абдул урта мәктәбе спорт залында республикабызның данлыклы көрәшчесе, РСФСРның һәм Татарстанның атказанган спорт остасы, күп тапкырлар татар – башкорт көрәше буенча РСФСР һәм Татарстан Республикасы чемпионы, “Ватаным Татарстан” газетасының Муса Җәлил исемендәге бүләге иясе – пәһлеван, батыр якташыбыз Раббани Шәриф улы Шәрипов кубогына яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үтте. Анда 1997 елгы һәм аннан яшьрәк мәктәп укучылары катнашты. Тукай, Минзәлә, Әгерҗе, Актаныш районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән дә спортчы укучылар командалары бар иде.

 

Бәйгедә   районның татарча көрәш федерациясе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гыйлаев ,  Казак  шәһәреннән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татар көрәше осталары турында берничә китап авторы Илдус Илдарханов  , яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев  һәм башка бик күп кунаклар катнашты.

Ярышлар 10 үлчәү авырлыгында үтте. Биш команда арасында Актаныш районы  командасы җиңүче дип табылды, Иске Абдул - икенче, Биклән командасы өченче урынга лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International