Районыбызда җирле оешма утырышы узды

2025 елның 11 апреле, җомга

Районыбызга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов килде. Аның катнашында җирле оешма утырышы уздырылды.

Көн тәртибе буенча дин, милләт, телне саклау темасы күтәрелде һәм яшь буында милли үзаң тәрбияләү мәсьәләсенә тукталдылар. Утырышта җирле оешма җитәкчесен һәм аның составын да билгеләделэр. 

Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы җирле оешма җитәкчесе итеп бертавыштан «Гиндукуш» хәрби дан музее директоры Гарипова Резедә Рәвис кызы сайланды.

« Аны ихластан котлыйбыз, эшендә уңышлар телибез. Без җирле оешма җитәкчесенә зур өметләр баглыйбыз. Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы оешмасы тулыланып, ана телебезне, милли-гореф гадәтләребезне саклауда, аны яшь буынга тапшыруда нәтиҗәле эш алып барыр дип ышанып калабыз», - дип белдерде Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International